«Волшебное перо//Тылсымлы каләм» әдәби фестивале (6+)

Бишенче ел рәттән шәһәр үзәк китапханәсендә «Тылсымлы каләм = Волшебное перо» төбәк әдәби фестивале уза.

тылсымлы калэм
IMG_2747
IMG_2751
WhatsApp Image 2022-12-02 at 09.30.25
WhatsApp Image 2022-12-02 at 09.30.25 (1)

Фестиваль кысаларында «Яшь каләмче//Юные дарования» төбәк әдәби бәйгесе оештырылды. Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты бәйгесендә татар һәм рус телләрендә төрле әдәби-шигъри жанрларда (шигырь, поэма, баллада, хикәя, очерк, этюд, эссе) язылган 200 дән артык әсәр катнашты. Бәйгедә катнашучыларга үз талантларын «Шигърият», «Проза» һәм «Драматургия» дигән өч номинациядә күрсәтергә мөмкин булды. Бу фестиваль традиция буенча яңа талантлы балалар исемнәрен ача.  

Фестиваль катнашучыларны теркәү һәм китапханә буенча экскурсия белән ачылды. Алга таба эш татар һәм рус телләрендә параллель рәвештә «Шигърият» һәм «Проза» мәйданчыкларында дәвам итте. Җирле әдәбиятчылар фестиваль тамашачылары алдында төрле амплуаларда күрсәтелде.

Шигърият сөючеләрне җыйган «Шигърият дөньясында», «Поэзии чарующие строки» түгәрәк өстәлләре язучы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы М.Г.Сафин; шагыйрә, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Р.Г.Сәетгәрәева; шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы А.Т.Суфиянов; «Золотые россыпи» әдәби берләшмәсе әгъзасы Л. Г.Тимофеева җитәкчелеге астында эшләде. 

Яшь прозаиклар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының журналистлар һәм язучылар берлекләре әгъзасы, язучы, журналист, әдәбият белгече, тәрҗемәче, туган якны өйрәнүче М.Г.Сафин һәм язучы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы З.Н.Исламова җитәкчелегендә «Әдәбият хәзинәсе», «Литературная жемчужина» түгәрәк өстәлләре артында җыелды. 

IMG_2766
IMG_2778
IMG_2762
IMG_2771

Фестиваль кысаларында танылган шагыйрә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Рәзинә Сәетгәрәева белән «Кабат туам» дигән иҗади очрашу узды. Чара барышында тамашачыларга язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак танышырга мөмкин булды. «Алинә-Динә» дуэты чыгышы кичәгә тагын да ямь бирде.

Фестиваль җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасы белән тәмамланды. Әлеге чара яшь авторларны милли әдәби иҗат гореф-гадәтләренә якынайтырга, киләчәктә аларның әдәби-шигъри сәләтләренә теләктәшлек белдерергә һәм үстерергә мөмкинлек бирде. Республикабызда яшәүче һәм үсеп килүче чын талантлар белән горурланырлык. 

Яшь талантларның иҗади арсеналында әсәрләр саны шактый күп. Үз укучыларын һәм тыңлаучыларын нәрсә белән гаҗәпләндерә алачаклар әлегә әйтеп булмый, әмма аларны иҗатлары гомер буе озата барачагына безнең шигебез юк. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: